Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ташланган йортны сүндерүгә – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 17 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6, бакча йортлары – 2, гаражлар – 1, вагончыклар – 2, мунчалар – 2, милекнең башка төрләре – 1, транспорт чаралары – 2, кулланылмый торган биналар – 1.
Бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методика үзәгендә Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы башлатылды. Уку барышында тыңлаучылар тарафыннан гражданнар оборонасын оештыру һәм алып баруның норматив-хокукый нигезләре, шулай ук аларның гамәли тормышка ашырылуы каралачак.
Исегезгә төшерәбез, боз калынлыгы 7 см ким булганда бозга чыгу өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф салына. 11 ноябрьдә Минзәләдә Үрдәк күлендә яшүсмер боз астына төшеп киткән. 3 минуттан 122 ПСЧ хәрби расчеты килеп җитте, 2003 елда туган яшүсмер күренде, ул мөстәкыйль рәвештә чыгып җитешкән иде. Ярдәмне өлкән шаһитлар чакырды. Боз калынлыгы шул урында нибары 3 сантиметр тәшкил иткән.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14. Республика янгын сүндерүчеләре 12 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 2, каралтылар – 1, мунчалар – 5, транспорт чаралары – 1, башка объектларда – 2. 1 кеше коткарылган, 2 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 11, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 3, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 4.
Танылган спортчы һәм Русия җыелма төркеме капитаны, 20 тапкыр дөнья чемпионы, Русиянең күп тапкыр рекордчысы һәм гамәли янгын спорт буенча халыкара ярышларда җиңүче, ГТХМ ның Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе хезмәткәре Владимир Сидоренко 10 ноябрьдә Красноярскта 2019 елның мартында узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданың ут эстафетасының Казан этабында катнашты.
Иртәгә, 10 ноябрьдә Казан 2019 елда Красноярскта узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданың ут устафетасының этабын кабул итә. Кышкы дөнья студентлар уеннары факелы белән Казан үзәге буенча символик узышка ышанып тапшырылучы бәхетлеләр арасында – танылган спортчы һәм Русия җыелма төркеме капитаны, 20 тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкыр Русия рекордчысы һәм гамәли янгын спорт буенча халыкара ярышларда җиңүче, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең икенче төбәк бүлегенең өлкән инженеры Владимир Сидоренко.
Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән. Янгыннарда 1 кеше үлгән, 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут төртү – 1, башка сәбәпләр – 2.
9 ноябрьдә төнлә Казан шәһәренең Идел буе районындагы "Защита" бакча җәмгыятендә эшләтелә торган корылмалар (такта сарай) янды. Шулай ук температура югары булу сәбәпле, янгын булган урыннан 5 м ераклыкта урнашкан һава газ үткәргечен фланц белән тоташтыруда прокладка янган, алга таба ялкынлану күзәтелә. "Казангоргаз" хезмәткәрләре кысу-көйләү аппаратураны яптылар; газүткәргечнең факел сыман януы һәм янгын сүндерелде.
Көзге каникуллар вакытында Яр Чаллы янгын сүндерүчеләре гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен кызыклы экскурсияләр үткәрде, аларны үзләренә кунакка чакырды. ТР буенча ОФПС-15 нең 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы эчке хезмәт майоры Владислав Агафонов шәхси мисалында балаларга янгын сүндерүче-коткаручылар, 16 тапкыр турникта күтәрелеп, нинди физик формада булырга тиешлеген күрсәтте. "Уку тревогасы" сигналы буенча 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү каравылы тревога буенча җыену һәм чыгу тәртибен, шулай ук шартлы янгынны сүндерү буенча гамәлләрне күрсәтте.