11.36 19.12.2018 «112» системасыннан ЦУКС ДУ ТР буена Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Әлмәт шәһәре, Объездная урамы, 23/10 адрес буенча складның януы турында хәбәр килде. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлеге килеп җитү белән 11.45 сәгатьтә «Агат» Сәүдә йортының күпләп – ваклап сату складының мебель җитештерү цехы бинасы эчендә ачык яну ачыкланган.
Ачыкланган мәгълүматларга караганда, янгынның гомуми мәйданы 240 кв. метр тәшкил иткән.
Янгын сүндерүгә барлыгы 88 кеше, 24 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 61 кеше, 15 берәмлек техника тартылган.
Янгын барышында предприятиенең зыян күргән ике хезмәткәре яну продуктлары белән агуланды һәм хастаханәгә салынды. Янгын вакытында, кызганычка каршы, предприятиенең һәлак булган хезмәткәренең ике гәүдәсе табылган. Шәхесләр билгеләнгән.