Куркынычсызлык культурасы елында халык арасында профилактик эш дәвам итә. Атна дәвамында Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге хезмәткәрләре Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре территориясендә «Форпост» үзәге әгъзалары белән берлектә халык арасында «Кыш көне Янгын куркынычсызлыгы» исемле мәгълүмати акция үткәрделәр.
Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Рифкать Йосыпов Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре, шул исәптән пиротехника әйберләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы чаралары турында да искә төшерде.
Уртак акция барышында 300дән артык кеше инструктаж үткәрде