Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.

Республикада  6  янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда  – 3 янгын, төзелеш вагонында – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 4 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.     

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар.  Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11 тапкыр.

18.12.2018 ел 07.07 Питрәч МР,  Ленино-Кокушкино авылы, Яшьләр урамы, 13 нче йорт, фатир.

Кием яну сәбәпле, 1951 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Питрәч хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International