Бүген Биектау районының 113-нче янгын частендә “Ачык ишекләр көне” узды. Кунаклар "Г. Баруди исемендәге 4-нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучылары булдылар.
Мавыктыргыч экскурсия балаларга янгын сүндерүчеләрнең һөнәре турында сөйләүдән башланды. Тәлгать Туктаров махсус техника һәм снаряжение күрсәтте, хәрби кием кию буенча мастер-класс үткәрде һәм янгын сүндерүченең эше турында сөйләде.
Бүген Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары «Кеше факторы-2019» Бөтенроссия ярышларының беренче этабын уза. Бөтенроссия ярышлары инде алтынчы ел рәттән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге инициативасы белән, бәхетсезлек очраклары һәм кешеләр тормышына куркыныч янаган башка хәлләрдә гражданнарга күрсәтелә торган психологик ярдәм һәм беренче ярдәм сыйфатын күтәрү максатларында уза.
2019 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының язгы ташу чорында су басу мөмкин булган зоналарга керә торган торак пунктлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турындагы 301-р номерлы боерыгына кул куйды. Тиешле документ ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталы сайтында урнаштырылган иде.
Язгы ташу чорында су басу ихтималы зоналарына керә торган Татарстан Республикасы торак пунктлары исемлеге:
19-нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-14 тапкыр, ризык янганда – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлектә – 12 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән гаражлар – 2, күп фатирлы йортлар – 1, шәхси йортлар – 1, авто – 1, башка объектлар - 2.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү-2 янгын, ут белән балалар шуклыгы – 4 янгын, башка сәбәпләр – 1 янгын.
"Ашыгыч чакырулар хезмәте-112» ДБУ чакыруларын эшкәртү үзәгенә (Яр Чаллыда урнашкан дисклокация белән) гадәти булмаган кунаклар килде. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае «Балалар мәрхәмәтлек ордены» бүлеге үтенече буенча Яр Чаллы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чын Ачык ишекләр көне уздырылды.
Балалар үзәктә эш урыннарын күрделәр һәм Татарстанның 112-хезмәте оператив кизү сменасының кайбер серләрен белделәр, ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына килгән шалтыратуларны кабул итү һәм эшкәртү барышы белән таныштылар. Барыннан да бигрәк, биредә коляскалы инвалидлар эшли.
Республиканың күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары балалар белән профилактик эшләргә аеруча зур игътибар бирәләр. Шул ук вакытта пропаганданың төрле рәвешләрен кулланып, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларга тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен җиткерергә тырыша. Бүген Спас районының бер мәктәбе укучылары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәнде.
18-нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-17 тапкыр, ризык янганда – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 19 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән мунчада – 1, күпфатирлы йортларда – 1, каралтылар – 1, күпфатирлы йортларда – 1, мунчада – 1, күпфатирлы йортларда-1, каралтылар-1.
18 һәм 19 февральдә фаразланучы явым-төшемнәр, юеш кар яву сәбәпле, һава температурасы уңай билгегә кадәр күтәрелү белән бергә, бина түбәсеннән кар массасы төшүгә һәм гражданнар мөлкәтенә матди зыян китерүгә бәйле булган халык арасында бәхетсезлек очраклары (травмалану) килеп чыгу ихтималы бар. Игътибарлы булыгыз!
Бүген Әлки һәм Спас муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Рәдис Инсапов Базарлы Матак авылы балалар бакчаларының берсендә куркынычсызлык дәресе үткәрде. ГТХМ хезмәткәрләренең «Салават күпере» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуы позитив һәм кызыклы узды.
Әлки районының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов билгеләп үткәнчә: «мондый дәресләрнең төп бурычы - үсеп килүче буынны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм киләчәктә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында тәртипкә өйрәтү».
Вак17-нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-17 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән шәхси йортта – 3, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында – 1, күпфатирлы йортларда – 1, мунчаларда – 1, күпфатирлы йортларда – 2, мунчада – 2, башка объектларда – 1, каралтыда – 1, каралтыда-1, башка объектларда-1.1 янгын, башка объектларда-1 янгын.