Янгын сүндерүчеләрдә кунакта

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Биектау районының 113-нче янгын частендә “Ачык ишекләр көне” узды. Кунаклар "Г. Баруди исемендәге 4-нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучылары булдылар.

Мавыктыргыч экскурсия балаларга янгын сүндерүчеләрнең һөнәре турында сөйләүдән башланды. Тәлгать Туктаров махсус техника һәм снаряжение күрсәтте, хәрби кием кию буенча мастер-класс үткәрде һәм янгын сүндерүченең эше турында сөйләде.

Әлеге дәрес кысаларында Биектау муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Алексей Разгулов балаларга янгын яки башка экстремаль хәл булган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга, нәрсә эшләргә һәм бәхетсезлек очрагында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә турында сөйләде. Балалар ут белән саксыз эш итү яки балаларның ут белән уйнавы аркасында фаҗига белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары китерелде. Профилактик дәрес ахырында укучыларга янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International