Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

18-нче февраль вакыйгалары:

Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-17 тапкыр, ризык янганда – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 19 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән мунчада – 1, күпфатирлы йортларда – 1, каралтылар – 1, күпфатирлы йортларда – 1, мунчада – 1, күпфатирлы йортларда-1, каралтылар-1.

18.02.2019, 18.30, Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама муниципаль районнары.

Җил көчәю нәтиҗәсендә 37 торак пунктта 15 240 кеше яшәгән 5 106 йортта электр энергиясен өлешчә сүндереп торганнар. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

18.02.2019, 19.17, Буа МР, Васильевка пос.

1982 елгы автостоп белән сәяхәт итүче кеше югалып һәм туңып 112 бердәм телефонына шалтратып ярдәм сорый. Зыян күрүчене коткаручылар машинасында җылытып, кайнар чәй эчертәләр, шуннан соң ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International