“Салават күпере” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Бүген Әлки һәм Спас муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Рәдис Инсапов Базарлы Матак авылы балалар бакчаларының берсендә куркынычсызлык дәресе үткәрде. ГТХМ хезмәткәрләренең «Салават күпере» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуы позитив һәм кызыклы узды.

Әлки районының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов билгеләп үткәнчә: «мондый дәресләрнең төп бурычы - үсеп килүче буынны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм киләчәктә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында тәртипкә өйрәтү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International