Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

19-нче февраль вакыйгалары: 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-14 тапкыр, ризык янганда – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлектә – 12 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән гаражлар – 2, күп фатирлы йортлар – 1, шәхси йортлар – 1, авто – 1, башка объектлар - 2.

Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү-2 янгын, ут белән балалар шуклыгы – 4 янгын, башка сәбәпләр – 1 янгын.

 

Эзләү-коткару эшләре

                                ЗЭКО №3, 23.50-02.10, табигый характердагы.

 Алексеевск МР, Зур Полянкалар, Алексеевск-Биләр автоюлы янында, Алексеевск ягыннан урман. Мөрәҗәгать итүче кайнанасы машинадан чыгып, урман ягына йөгерә. Урынга килеп, коткаручилар эзләр буйлап эзләүгә керештеләр. Кыска гына эзләнүдән соң югалган ирнең Олы Полянка авылында туганнарында табылуы турында хәбәр килә.

                                ЭКО Яр Чаллы, ВРЭКО, 01.37-02.50, башка характердагы.

Чаллы шәһәре. Боровецкий урманы тирәсендә Киа Рио автомобиле кар көртләренә ләккән. Мөрәҗәгать итүче Полянская ял базасы вывескасын күрә. Яңа шәһәр ягыннан бардык, боҗра юлы үтеп, юл кырыена борылдылар, Чишмә ягына таба 1 чакрым юл уздылар. ДС чакыру урынына килгәч, трос ярдәмендә машинаны юлга чыгардыар.

                                ЭКО Яр Чаллы ВРЭКО, 09.31-11.15, башка характердагы.

Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр. Гариза бирүче Лента кибете каршында, 52 комплекс каршында, Караван янында, элеккеге болото (яки күл) янында кар астына киткән, каен агачы ориентир булган. Чакыру урынына килү буенча ДС 1975 елгы ир-атны сукмакка чыгардылар.

                                ЭКО Яр Чаллы ВРЭКО, 12.15-13.45, башка характердагы.

Тукай МР, Рябинка т. п. Кар көртенә Рено Логан а/м ләккән. Машинада 2 кеше, шуларның берсе-2007 елда туган бала. Көрәкләр ярдәмендә машинаны казып алдылар. Юлга чыгарга булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International