ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Белемнәрне киңәйтү, янгыннар чыгуның төп сәбәпләре белән танышу, ут белән сак эш итүнең күнекмәләрен тәрбияләү һәм янгын чыккан очракта дөрес эш итә белү, янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау максатларында ел саен «Неополимая купина» янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Мондый конкурслар үткәрү балаларның игътибарын балаларның имгәнүе һәм янгын вакытында балаларның һәлак булуы мәсьәләсенә җәлеп итү һәм кечкенәдән һәр бала янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында күбрәк белә алсын өчен кирәк.


19
март, 2024 ел
сишәмбе

Гомереңне куркыныч астына куеп, мәкерле язгы бозга менәргә кирәкми! Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторларында кунакта булган Казан блогерларының “тапшыргыч” булып эшләү аркасында интернет-киңлеккә шундый башисемнәр ясалды.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 24 тапкыр чыкты. Шуларның чүп януын сүндерүгә – 1 тапкыр, ялган чакыруга - 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 8 тапкыр, башкасы – 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндерделәр, шуларның 4 янгын – торак секторында, эксплуатацияләнмәгән биналар – 1 янгын, башка объектлар – 2 янгын. 1 кеше зыян күргән. 1 кеше коткарылган.


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

29 майдан 1 июньгә кадәр «Комплекслы иминлек - 2024» иминлек тәэмин итү чараларының XV Халыкара салоны узачак. Салонны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оештыра.

29 март көнне 10:00 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбе 2024-2025 уку елына кадет сыйныфларына укырга керү өчен ата-аналарны һәм абитуриентларны чакыра!

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 32 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндерделәр, шуларның 8 - торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында. Һәлак булучылар юк. 1 кеше зыян күргән.


16
март, 2024 ел
шимбә

Казан шәһәре Совет районының «Унбер» күппрофильле лицеенда коткаручы Иван Иванович Тоневский укучылар өчен зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.


15
март, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре фаразлавынча, республика территориясендә, ким дигәндә, атна дәвамында уңай һава торышы көтелә - көндез уңай температура, ә төнлә - тискәре.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әсхәт Садриев Казан шәһәрендә фиджитал концепциясендә «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын уздыру чорында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр дәүләт бюджет учреждениесы «112 хезмәте» белгечләренә чит ил гражданнарыннан чакырулар кабул итү буенча ярдәм күрсәткән волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 30 тапкыр чыкты. Шуларның янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 10 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 11 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндерделәр, шуларның 5 янгын – торак секторында, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү объектларында – 1 янгын, машина яну – 2 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар – 1 янгын. Кызганыч, 1 кеше һәләк булды. 3 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International