Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган чараларның кульминациясе хәрби парад булды. Казан Кремле диварлары янында парад расчетлары - Казан гарнизоны хәрби частьләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе колонналары, суворовчылар, кадетлар, яшь армиячеләр, югары уку йортларының хәрби кафедралары студентлары, шулай ук Әфган сугышчылары һәм башка локаль сугышларда һәм конфликтларда катнашучылар тезелде.
Быел янә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан Җиңү Парады трансляциясен турыдан-туры кертү булды, аның барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгате яңгырады.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Казан гарнизоны хәрбиләрен һәм барлык татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.