ТР ГТХМ республика тернәкләндерү үзәгендә Ш. С. Каратай МХОдә һәлак булган татарстанлыларның тол хатыннарына һәм әти-әниләренә медик-психологик ярдәм күрсәтә

2025 елның 10 мае, шимбә

Хәзерге вакытта Ш.С. Каратай исемендәге ТР ГТХМ РҮРдә республиканың дәвалау учреждениеләре һәм хәрби комиссариатлары белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны реабилитацияләү мәсьәләләре буенча гына түгел, ә МХОдә һәлак булган татарстанлыларның тол хатыннарына һәм әти-әниләренә медик-психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча да эшлиләр. Үзәкнең иң төп миссиясе-пациентларга аларны нормаль тормышка кайтару өчен вакытында һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү.

Республика тернәкләндерү үзәге директоры Рифкать Бакиров – "Безнең үзәкнең төп максаты-медицина-психологик тернәкләндерү, сәламәтлекне торгызу. Тернәкләндерү чараларының сәламәтлекне һәм эшкә сәләтлелекне саклап кына калмыйча, пациентларның үз сәламәтлекләренә мөнәсәбәтен акрынлап үзгәртүен күзәтү куанычлы."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International