Бүген Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәлакәттән коткару формированиеләрен төзү, аттестацияләү һәм теркәү бүлегенең төп белгече Валерий Котниковка Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
2020 елдан Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәлакәттән коткару формированиеләрен төзү, аттестацияләү һәм теркәү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасын башкара.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында озак вакыт эшләү дәверендә Валерий Николаевич Котников үзен намуслы хезмәткәр һәм грамоталы белгеч итеп күрсәтте. Аттестацияләнүче һәлакәттән коткару хезмәтләренең, һәлакәттән коткару формированиеләренең, янгыннан коткару бүлекчәләренең, коткаручыларның һәм коткаручы статусын алучы гражданнарның аларны аттестацияләгәндә куела торган мәҗбүри таләпләргә туры килүен тикшерүдә даими катнаша.
Хисап чорында аттестация эшенә анализ әзерләү өчен материалларны дөрес әзерли, эшчәнлек юнәлеше буенча айлык һәм кварталлык хисапларны вакытында әзерли һәм җибәрә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ветераннар советы эшендә актив катнаша, министрлыкның яшь хезмәткәрләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаша.