Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ш.с. Каратай исемендәге Республика тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Урицкий исемендәге паркта Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориалының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар. Чара Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Акциядә катнашучылар Мәңгелек ут каршында башларын иеп, Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар, шулай ук чәчәкләр салдылар. Шундый кыйммәткә төшкән Бөек Җиңү истәлеге мәңге яшәячәк. Сугыш илебез халкының язмышында тирән яралар калдырды. Ватанны саклаганда һәлак булганнарга мәңгелек дан!
Тантаналы чараларда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының РҮҮ хезмәткәрләре ел саен катнаша.