ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бу хакта бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2019 елның 5 декабрендә «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» гы 1103 нче Карар кабул ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 9 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.

12-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү елы» кысаларында оештырылган экскурсияләр вакытында балаларга янгын техникасы, авария-коткару җиһазлары һәм янгын инструменты күрсәтелде.

11-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-3 янгын, башка объектлар-2 янгын.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Янгынчыларның эш көннәре ничек узуы, чыгу урыннарында нинди техника куллануы турында «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның һәм Сарман гимназиясенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларына үз күзләре белән күрү мөмкинлеге туды.

10-нчы декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-3 янгын, башка объектлар-6 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлегенең районара бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин ”Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булды.

9-нчы декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-5 янгын, башка объектларда-2 янгын.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кама елгасында ярдан бәлагә тарыган кешеләрдән хәбәр «112» ашыгыч чакырулар хезмәтенә 9 декабрьдә 7.45 сәгатьтә килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International