Сарман муниципаль районында Ләке авыл җирлегенең янгын куркынычсызлыгы буенча хәвеф-хәтәр төркеменә керүе сәбәпле, Ләке авыл җирлегенең янгын сүндерү мобиль постын тантаналы рәвештә тапшыру булды.
Очрашуда районның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды: ирекле янгыгчылык үсеше, халык арасында автоном төтен хәбәрчеләре урнаштыру программасы.
Агымдагы елның гыйнвар башында Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин белән «Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы территориясендә янгынчылыкны үстерү буенча уртак эшчәнлек турында» килешүгә кул куелды.