Татарстан Республикасы БИЯҖ бүлеге тарафыннан 2020 елның 30 гыйнварында Апас муниципаль районы Тутай авыл җирлегенә ирекле янгын сүндерү командасының матди-техник базасын ныгыту максатыннан күчмә янгын сүндерү посты тапшырылды.
Әлеге чара Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары Хантимиров Л.Т., ТР БИЯҖ Советы Рәисе Камалетдинов Р.Р., янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Ромачков Р. Л. һәм Тутай авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Насретдинова Н. М. катнашында узды.
Элегрәк, 2020 елның 16 гыйнварында, Татарстан Республикасы Дәүләт янгын хезмәте хезмәткәрләре тапшырыла торган мобиль янгын сүндерү постларының тактик-техник характеристикалары белән таныштылар.