Россия Федерациясе Президенты грантын алган «ТР СКҖ» региональ иҗтимагый оешмасы коткаручылары, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәге, Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе инспекторлары белән берлектә, «бозлы су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү» проекты кысаларында Казансу һәм Идел елгаларында балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарына патрульлек үткәрделәр.
Патрульлек барышында СКҖ коткаручылары балыкчылар белән куркынычсызлык таләпләрен үтәү кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлек тараттылар, боз астына киткән очракта коткару һәм үз-үзеңне коткару кагыйдәләренә өйрәттеләр. Барлыгы 300-дән артык кеше катнашты.