«Неопалимая Купина» Изге Ана иконасы - торакны һәм кешеләрне уттан саклаучы дип саналучы иң хөрмәтле иконаларның берсе. Россия янгын сүндерүчеләре «Неопалимое Купинаны» үзенең яклаучысы һәм ярдәмчесе дип атый.
16-нчы сентябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда-1 янгын Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.
Яшел Үзән укучылары командасы Идел буе федераль округының «Яшь сучы» ярышларының барлык этапларын да уңышлы үтәделәр. Төп приз өчен көрәшкә Идел буе федераль округының 6 командасы керде.
Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көнкүрештә һәм табигатьтә “Уттан саклан” дип исемләнгән гап-гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында театраль тамаша әзерләделәр һәм күрсәттеләр. Малайлар янгын сүндерүчеләр ролен уйнады, ә кызлар коркоркалар биюен башкардылар, калган бер өлеше урманда яшәүчеләр роленә кереп, «ут» дигән бик кайнар темага кызу бәхәсләр алып барды. Чара Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында үткәрелде.
Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында БИЯҖ ТРБ Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре Яшь турист түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр өчен янгынга каршы профилактик чара үткәрделәр.
Укучыларга уку йортларында, җәмәгать урыннарында, өйдә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге һәм мөһимлеге турында искәртү максаты белән бүген ГТХМ хезмәткәрләре «Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар.
13-нче сентябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 24 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 8 янгын, башка объектлар – 16 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.
Төп приз өчен көрәшкә Идел буе федераль округының 6 командасы керде. Башта ярышлар Марий Эл Республикасында узачак дип планлаштырылган иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында һәр команда үз төбәгендә су ярышлары этапларын онлайн режимда видеотрансляция белән үткәрәчәк дигән карар кабул ителде.
Бу көннәрдә «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза торган «WorldSkills Russia»VIII чемпионатының финалы старт алды. Быелгы чемпионатның үзенчәлеге шунда: ул дистанцион-көндезге форматта уза, он-лайн трансляция алып барыла, экспертлар Мәскәүдә һәм Новокузнецкида урнашкан.
Бүген балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин белән очраштылар. Түбән Кама районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы үз чыгышын тантаналы нотадан башлады һәм Түбән Кама балалар йорты коллективына тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты тапшырды. Аннары ул балаларны яңа уку елы белән котлады, янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерде: