Православие янгынчыларының «Неопалимая Купина» төп иконасы 17 сентябрьдә үзенең престоллы бәйрәмен билгеләп үтә

17 сентябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

«Неопалимая Купина» Изге Ана иконасы - торакны һәм кешеләрне уттан саклаучы дип саналучы иң хөрмәтле иконаларның берсе. Россия янгын сүндерүчеләре «Неопалимое Купинаны» үзенең яклаучысы һәм ярдәмчесе дип атый.

 Рәхмәт гыйбадәтләрендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан ГТХМ бүлекчәләре хезмәткәрләре дә катнашачак.

«Неопалимая Купина» иконасы элек-электән янгыннардан, табигый бәла-казалардан һәм ут һәм яшен белән бәйле һәлакәтләрдән саклаучы буларак санала. Православие динендәге янгын сүндерүчеләр «Неопалимая Купинаны» профессиональ икона дип саный.

 Православие динендәгеләр «Неопалимая Купина» Изге Ана иконасын яшен һәм янгыннардан саклаучы буларак хөрмәтлиләр. Ә Россия янгын сүндерүчеләре бу Изге Богородица образын үз яклаучысы буларак хөрмәтлиләр. 1680 елда чиркәү «Неопалимая Купина» иконасы өчен престол бәйрәме оештыра һәм аны 17 сентябрьгә билгеләп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International