Яшел Үзәннең «Бригантина» спорт мәктәбе командасы Идел буе федераль округының «Яшь сучы» ярышларында уңышлы чыгыш ясады

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән укучылары командасы Идел буе федераль округының «Яшь сучы» ярышларының барлык этапларын да уңышлы үтәделәр. Төп приз өчен көрәшкә Идел буе федераль округының 6 командасы керде. Башта ярышлар Марий Эл Республикасында узачак дип планлаштырылган иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында һәр команда үз төбәгендә су ярышлары этапларын онлайн режимда видеотрансляция белән үткәрәчәк дигән карар кабул ителде.

Команда составында-өлкән команда һәм 6 катнашучы, шуларның 2-кыз. Катнашучыларның яше-12дән 16 яшькә кадәр. Өлкән команда ярышлар программасында, «командалар тәкъдим итү» бәйгесеннән тыш, катнашмый. Татарстан этабының судьялар коллегиясе составында-Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәге инспекторлары һәм ТР СКҖ вәкилләре.

Ярышлар 14-28 сентябрь көннәрендә һәр субъектта онлайн режимында үткәрелә. Яшел Үзән укучылары чыгышының ахыргы нәтиҗәләре Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә узган ярышлар нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International