ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Чираттагы тапкыр «Кама Артек» балалар сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларга кунакка Түбән Камадан ЯКБ-62 янгын сүндерүчеләре килде.

8-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 5 тапкыр җәлеп ителде.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Чистай бүлекчәсе инспекторлары  «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Суда имин ялым" темасына масштаблы гаилә фотоконкурсы    оештырдылар. Конкурста 34 гаилә катнашты.

Олы Җәке һәм Олы Шырдан авыл җирлекләре башлыкларына ике янгын сүндерү автоцистернасының ачкычларын  ДБУ "Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы" директоры Рөстәм Шахмухаммәтов һәм Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин тапшырдылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә-3 тапкыр, ялган чакырулар буенча - 24 тапкыр, ризыкның көю аркасында - 2 янгын, кыска ялганыштан-2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек -5 тапкыр.

Республика янгын сүндерүчеләре 23 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 12 янгын, кулланышта булмаган каралты - 1 янгын,  башка объектларда - 10 янгын. Ике кеше зыян күргән.


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 7 августында " Мин күкне сайлыйм!» авиашоу вакытында Идел, Казансу елгаларының су акваторияләре файдаланылачак. Кешеләр тормышы иминлеген тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.07.2021 ел, №526 карары белән, 2021 елның 7 августында 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кече үлчәмле судноларда, шулай ук гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрдә, Казансу елгасы участогында Кремль дамбасыннан «Миллениум» күперенә кадәр бару тыела.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: ялган чакыру буенча - 26 тапкыр, башка  хезмәтләр белән  хезмәттәшлек - 6 тапкыр, кыска ялганыштан - 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2 янгын, башка объектларда - 5 янгын.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Көн саен Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт эшчеләре ( янгын сүндерү частендә дежурлыкта торучылар),  янгын сүндерүгә чакыру булмаган вакытта үз-үзләрен әзерләү һәм һөнәри осталыкларын  үстерү өстендә  эшлиләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: чүп-чарны сүндерергә - 5 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 2 тапкыр, камыш сүндерүгә - 1 тапкыр,  ялган чакырулар буенча - 28 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, янгынсыз кыска ялганыштан - 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек - 8 тапкыр.  Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5 янгын, транспорт чаралары  - 1 янгын, кулланышта булмаган каралты - 1 янгын, башка объектларда - 8 янгын.


3
август, 2021 ел
сишәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мөхитне күзәтү идарәсе" ннән түбәндәге эчтәлекле кисәтү килде: "Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 августның 22 сәгатьтән 4 августка кадәр)  урыны белән яшенле Һәм койма яңгырлар, боз, 17-25 м/с көчле җил (Казан шәһәрендә-4 августтан 10 сәгатькә кадәр) көтелә. Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек булачак."


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International