Рафис Хәбибуллин Кама Тамагы урта мәктәбенең тантаналы линейкасында катнашты

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 сентябрендә районның барлык мәктәпләрендә укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен тантаналы линейкалар узды. 
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Бөтенроссия Белем көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен яңгыратты, гимназия укучыларын һәм укытучыларын уку елы башлану белән котлады, барысына да сәламәтлек, тынычлык, игелекле эшләрдә уңышлар, ә укучыларга яхшы укуларын теләде.
Беренче сыйныф укучыларын һәм яңадан парта артына утырачак барлык балаларны Хәерле юлга Кама Тамагы районы мәгариф бүлеге начальнигы Елена Гыймадиева һәм мәктәп директоры Елена Закирова котладылар. 
Укуда һәм спортта ирешкән уңышлары, мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлектә катнашканнары өчен алдынгы укучылар бүләкләнде.
Район башлыгы район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International