1 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең көчләре һәм чаралары 4-11 сентябрьдә Казанда узачак БДБ илләренең Беренче уеннары белән бәйле рәвештә көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Уеннарның иминлеген тәэмин итүдә катнашкан көчләрнең һәм чараларның гомуми төркеме 565 кеше һәм 101 берәмлек техника тәшкил итә.
Дежурлыкка керешер алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин БДБ илләре олимпиадасын уздыру иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы бүлекчәләр җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Ул хезмәткәрләргә җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара оператив штабның узган утырышы турында мәгълүмат җиткерде. Төп докладчылар-спорт программалары дирекциясе, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ һәм Роспотребнадзор идарәсе. Алар барысы да Уеннарга әзер булуларын расладылар. Соңыннан оештыру документлары каралды һәм расланды.
Уеннарның иминлеген тәэмин итүдә катнашкан көчләрнең һәм чараларның гомуми төркеме шәхси составтагы 565 кеше һәм 101 берәмлек техника тәшкил итә, шул исәптән: шәхси составтагы 452 кеше һәм 92 берәмлек техникадан торган 1 эшелон, 6 функциональ төркемнән торган 2 эшелон, 113 кеше һәм 9 берәмлек техника.