«Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре Көненә багышланган бәйрәм салюты үткәргәндә су объектларыннан файдалану турында» 18.08.20021 ел, № 740 тиешле карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслады.
«Россия Федерациясе Су кодексының 6 һәм 25 статьялары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен раслау турында» 2009 елның 23 апрелендәге 256 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләренең 1.3 пункты нигезендә, Казансу елгасы акваториясендә кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре Көненә багышланган бәйрәм салюты үткәрү турында" 2007 ел, 30 нчы июль, 354 нче номерлы карары:
1. 2021 елның 30 августында 21.30 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре Көненә багышланган бәйрәм салюты вакытында, Казансу елгасында, «Миллениум» күпереннән алып Киров дамбасына кадәрге участокта, кече үлчәмле судноларны, шулай ук җилкәнле, йөрү, спорт судноларын, шул исәптән гидроциклларны, байдарка, ишкәкле көймәләрне куллануга тыюны билгеләргә.
2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән судлардан файдалануны тыю Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре Көненә багышланган бәйрәм салюты уздырганда иминлекне тәэмин итү өчен җәлеп ителгән судларга кагылмый", - дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карарда.