Түбән Новгородта Россия ГТХМ Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды. Җиңү өчен Идел буе федераль округы субъектлары буенча Россия ГТХМ 14 Баш идарәләреннән командалар көч сынашты.
86 кеше, шул исәптән 14 гүзәл зат үз осталыкларын күрсәтте.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркеме бүген Казаннан чыгып, Мордовия Республикасына Мордовия дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә ут белән көрәшүче Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы группировкасын көчәйтү өчен китте. Татарстаннан «янгын десанты» составында - 45 кеше һәм 8 берәмлек техника.
12-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 3 тапкыр.
Кадрлар бүлеге белгечләренең хәзерге буын вәкилләре, шулай ук отрядның ветераннар Советы Рәисе Владимир Матвеев Любовь Тараторинаны 70 яшьлек юбилее белән котларга килделәр.
11-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 17 янгынны сүндергән.
ИЯХ бүлекләре эше 4 тапкыр җәлеп ителде.
11 августта су коенган вакытта малай су астына китә һәм күздән югала. Кызганычка каршы, аның дуслары беркемгә дә әйтми.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалар Буа районының Әлши авылы...
Бүген "Татфлот" суднолар йөрү компаниясе" АҖ территориясендә зур янгын-тактик өйрәнүләр вакытында Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 12 берәмлек техника һәм шәхси составының 43 кеше җәлеп ителде. Шартлы янгын бу юлы суднода түгел, ә ярда – административ-көнкүреш бинасында таратылды.
10-нчы август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән.
ИЯХ бүлекләре эше 5 тапкыр җәлеп ителде.
Лаеш муниципаль районының "Нармонка" балалар сәламәтләндерү лагерендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Казан отрядының Нармонка авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре янгын чыккан очракта бинадан балаларны һәм персоналны эвакуацияләүне үткәрделәр.
9-нчы август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 2 тапкыр.