Бишенче сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык нигезләре буенча дәрес

2021 елның 3 сентябре, җомга

Мәктәпнең актлар залында, социаль дистанцияне исәпкә алып, дүрт бишенче сыйныф урнаштырылды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп, коткаручылар балалар белән саклау битлекләрендә аралаштылар. Коткару җиһазларын һәм гидравлик авария-коткару коралын күрсәтеп, Казан Эзләү-коткару отряды коткаручысы Рөстәм Нургалеев башта берничә сүздә балаларны үзенең эше белән таныштырды, ә аннары һәр инструментның билгеләнеше турында җентекләп сөйләде.
Аннан соң этләр - лабрадор Трюфель һәм спаниель Шонни белән кинологлар чыкты. Казан Эзләү-коткару отрядының коткаручы-кинологы Екатерина Маклакова, беренче чиратта, балаларга беркайчан да урманга, кырга яки башка таныш булмаган урыннарга бармауларын сорап мөрәҗәгать итте. Ә дуслары белән йөрергә китсәләр дә, ата-аналарны кисәтеп, үзләре белән заряженный кесә телефонын алырга кирәк.
Дәрес ахырында коткаручылар барлык балаларга «кыш-җәй» дигән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International