Газ әсбапларын кулланганганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләре

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Өйдәге газ шартлауны булдырмау максаты белән түбәндәге газ әсбапларын куллану һәм аларны карау кагыйдәләрен белеп үтәргә кирәк:

- газ баллоннарын махсуслаштырылган пунктларда гына тутырыгыз;

- фатирларда газ плитәләрен үз кулларыгыз белән тоташтырмагыз һәм ычкындырмагыз;

- газ әсбапларын һәм җиһазын урнаштыру, көйләү, тикшерү һәм төзәтүне квалификацияле белгечләргә генә йөкләргә;

- баллонны алмаштырыр алдыннан яңа һәм беткән баллонның краннары ябылганын тикшерегез. Алмаштырганнан соң тоташмаларның герметиклыгын тикшерегез (сабын эретмәсен сөртү ярдәме белән);

- яныгызда ялкын, кайнар күмер ләр, кабызылган электр зсбаплары булганда газ баллонын алмаштырудан баш тартыгыз;

- баллонны газ плитәсе белән тоташтырыр өчен билге белән, бер метрдан ким түгел, кыскычлар белән ныгытылган махсус (очраклы түгел) сыгылучан резин шлангны кулланыгыз. Аңа тартылырга һәм кысылырга бирмәгез;

- баллонны һәм газ торбасын җылыдан һәм туры кояш нурларыннан саклау буенча чаралар кабул итегез;

- газ баллонын җилләтелә торган бүлмәдә вертикаль килеш саклагыз;

- газ баллоннарын гараж, фатир, балконнарда сакламагыз;

- балаларның газ әсбапларына барып җитү очракларынна мөмкинлек калдырмагыз;

- газ әсбапларын кабызу тәртибен үтәгез: башта шырпы кабызыгыз, аннары газ җибәрегез;

- газ йөреше туктаса, кичектермичә горелканың кранын һәм газүткәргечнең запас кранын ябыгыз;

- фатирны җылытыр өчен газ плитәләрен кулланмагыз;

- газ саркып чыгуны булдырмас учен ашарга әзерләгәндә кайный торган сыклыклар утка эләкмәгәнне күзәтеп торыгыз. Горелкаларны чиста тотыгыз;

- эшләрне тәмамлагач баллонның кранын ябырга онытмагыз;

- өйдән чыгып киткәндә газ плитәсен сүндерергә һәм баллонның вентилен ябырга онытмагыз;

- бүлмәдә газ исе чыкканда газ җибәрү кранын ябырга кирәк, бүлмәләрне җилләтер өчен кичектермичә тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачырга, ачык ялкынны кулланмаска, электрны һәм электр әсбапларны кабызмаска, телефон шнурын розеткадан ычкындырырга һәм газ хезмәте эшчеләрен “04” телефоны аша яисә янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны “01” телефоны аша чакырырга;

- кирәк булса, бүлмәдән чыгып китергә һәм вакыйга турында күршеләрне белдерергә;

- газ челтәре яисә әсбапларының төзек булмаганы турында һәрвакыт кичектермичә газ хуҗалыгы конторасын белдерергә кирәк.

ОНЫТМАГЫЗ! Бүлмәдә өйдәге газ шартлавы бинаның яисә аның өлеше җимерелүе, янгын килеп чыгуы, кешеләр җәрәхәтләнүе һәм үлүе сәбәпчә булырга мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International