Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган, 11 кеше коткарылган.

Сәбәпләре:  сүндерлмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булма аркасында – 1 янгын, электр эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр.   

23.03.2016 ел  05.25 Казан шәһәре, Совет районы, Комарова урамы, 18 нче йорт.

Биш катлы торак йортта, беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 10 кешене коткара, 2 хатын – кызны 1928 елгы һәм 1971 елгы хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.    

23.03.2016 ел 06.30  Аксубай МР, Аксубай шәһәр тибындагы поселок, Золина урамы, 26 нчй йорт.

Автосервиста ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1973 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

23.03.2016 ел 17.26  Зәй  МР, Зәй шәһәре, Казан урамы, 2 нче йорт.

Дүрт катлы күп фатирлы йортта ут чыга. 6 кв.м. мәйданында аш бүлмәсе янды. Янгын сүндерүчеләр авто баскыч буенча, 1979 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерлмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International