Газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чаралары

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: өйдә газ җиһазын кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә янгын трагедиясен булдырмас өчен түбәндәге янгын куркынычсызлык чараларын белергә кирәк:

Газ әсбапларын кабызырга һәм аларны балалар һәм шул әсбапларның җае белән таныш булмаган шәхесләр ягыннан куллану тыела.

Газ исе булганда газ әсбапларын куллануны туктатырга кирәк (сүндерергә).

газүткәргеч, баллоннар яисә газ әсбаплардан гыз чыгу урынын эзләү сабын эремә (күбек) ярдәме белән генә белгечләр белән башкарыла. Шартлауны булдырмас өчен һич тә утны кулланырга ярамый.

Бүлмәдә газ исе сизелгәндә шартлауны булдырмас өчен шырпы, уткабызгычны кабызырга, электр өзгечләрне кулланырга, ачык ут яисә сигарет белән керергә ярамый.

Газ әсбабында ачык краннан газ чыкса, аны ябырга кирәк, бүлмәне яхшылап җилләтергә, аннан соң гына ут кабызырга ярый. Әгәр газ челтәре яисә әсбаплар ватылган аркасында газ чыкса, аларны кулланырга туктарга, бүлмәне җилләтергә һәм кичектермичә авария газ хезмәтен 04 телефоны аша чакырырга.

Газ плитәсен чиста тотарга, пычратмаска тырышырга кирәк.

Газ плитәсеннән диварга (бүлгегә) кадәрь биш сантиметрдан ким түгел ара булырга тиеш.

Истә тотыгыз: өйдәге газ әсбапларын кулланганда бу гади янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәү өегезне һәм гомерегезне янгыннан саклыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International