1. Электр җиһазны куллану буенча аңлатманы игътибар белән өйрәнергә.
2. Җиһазны билгеләнгән вакыттан артык куллану аяныч нәтиҗәләргә сәбәпле булырга мөмкин.
3. Заводта корылган җиһазларны гына кулланырга.
4. Җылыдан саклаучы җайланмалары булмаган, шулай да булмаган җылы көйләгеч яисә ул ватык булса, электр җылыту җиһазларны кулланмаска тырышырга.
5. Системалы рәвештә электр чыбыкларның, электр розеткаларның һәм штепсель вилкаларның төзеклеген тикшерергә.
6. Җылыту җиһазның хәлен тикшереп торырга.
7. Бер электр розеткага берьюлы берничә көчле энергия ашаучыларны тоташтырганда электр челтәрен артык йөкләмәскә.
8. Штекер электр розеткага дөрес тоташтырылганны тикшереп карарга.
9. Электр җылыту җиһазларын электр челтәренә тоташтырылган килеш күзәтүсез калдырмаска, балаларга алар белән уйнарга рөхсәт итмәскә, аларны кием киптерү өчен кулланмаска.
10. Лак һәм буяу материаллары, эреткеч һәм башка янып китүчән сыекчалар булган бүлмәдә җылыткычны кулланмаска. Шулай ук күп вак-төяк ташланган һәм чүп-чарланган бүлмәләрдә электр җылыткычны куймаска.
11. Җылыткычны янып китүчән төзелешләрдән һәм материаллардан куркынычсыз арада урнаштырырга.
12. Җылыткычны тузаннан даими рәвештә чистартырга, чөнки тузан да янып китәргә мөмкин.
13. Электр җылыткычны тәэмин итер өчен вакытлы электр чыбыкларны, шулай да озынайткычларны кулланмаска.
14. Электр чыбыгын келәм һәм башка капламалар астына салмаска.
15. Электр чыбыклар өстенә авыр (мәсьәлән, мебель) куймаска.
16. Электр җылыткычта ватылу табылганда (чыбыклар кайнарлану, лампалар җемелдәү, очкын чыгу һ. б.) аны тоткарсыз сүндерергә кирәк.