Татарстанда техник тикшерүдән соң 4 боз кичү ачылган

2016 елның 27 феврале, шимбә

2016 елның 27 нче февраленнән Татарстан Республикасы территориясендә 4 боз кичүнең эше яңартылган:

1. Идел елгасы аша Яшел Үзән муниципаль районында, Яшел Үзән шәһәре – Карамалы Тау т. п. маршруты буенча (арасы 1 км 300 м, киңлеге 40 м);

2. Кама елгасы аша Мамадыш муниципаль районында Соколка авылы – Яңа Кама Аръягы (1 км 150 м, киңлеге 20 м);

3. Идел елгасы аша Казан шәһәр округында Аракчино авылы (Казан шәһәре) – Югары Ослан авылы (3 км 200 м, киңлеге 40 м);

4. Кама елгасы аша Алабуга муниципаль районында, Покровское авылы – Кызыл Чишмә авылы (700 м, киңлеге 40 м).

“Бозда су юк. Үткәрелгән боз үлчәүләре боз калынлыгы һәм аның структурасы бу кичүләрне ачырга яраганны күрсәтә”, – дип билгеләде Юрий Венедиктов, кече көймәләр буенча ТР баш дәүләт инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International