Бүген республикада соңгы дүртенче боз кичү буенча йөрү вакытлыча туктатыла

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 нче февральдә сәгать 9:00 дән кулландыра торган оешма җитәкчелегенең карары буенча һава торышы аркасында һәм аерым боерыкка кадәрь Кама елгасы аша Мамадыш районы Соколка һәм Закамский авыллары арасындагы боз кичү буенча автотранспорт чараларының йөрүе вакытлыча туктатыла. Бүгенгә республикада автотранспорт йөрүе өчен бөтен боз кичүләр ябык.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе боз кичүләрдә түбәндәгеләрне катгый тыя:

- балык тоту өчен һәм башка максат белән боз тишергә;
- җәяү һәм машинада коймаланмаган һәм сакланмый торган урыннарда йөрү;
- пассажирлар белән рейс автобусларның һәм автомобилләрнең йөрүе. Пассажирлар кичүгә чыкканчы төшәргә тиеш.

Шуңа карамастан автомобиль суга төшсә, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- машина су өстендә чакта тоткарсыз як тәрәзәләре аша чыгарга, ишекләрне ачмаска, чөнки алай машина су астына тизрәк төшәчәк;
- автомобиль су астына китсә, машинадан чыгыр алдыннан берничә тапкыр тирән сулыш алырга, мөмкин булганча “авыр” киемнәрне (аяк киеме, пәлтә, куртка) салырга;
- беренче чиратта балаларны коткарырга кирәк, баланы арты белән үз якка кысарга, борынын һәм авызын бармаклар белән ябырга һәм су остенә чыгарга.

Бөтен кәрәзле элемтә операторлары өчен бердәм коткару телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International