Бүген күзәтү эшләре хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районы Тыныч ур., 1 адресы буенча унҗиде катлы торак йортының катлардагы коридорларында торучылар белән үзләре төзегән тимер бүлгеләрне сүткәндә булган. Бу чараны “Жилище и Комфорт” торак компаниясе башлатып җибәргән. Янгынга каршы законнарга туры китереп, бу бүлгеләр янгынга каршы җиһазларга (янгын сүндерү краннары һәм янгын белдерүчеләре) һәм төтенне бетерү системасына үтәрлекне кыенлаштыра да, янгынны сүндергәндә куркыныч зонадан торучыларны тиз эвакуацияләү барышын начарлата да.
Статистика буенча 2015 елда югары катлы торак йортларда 26 янгын булган (2014 елда 30 янгын булган).