Сәгать 18:50 дә 112 номеры буенча административ бүлмәләр белән алты катлы торак йортта фатир янып китү, янгын агач түшәмә буенча йортның түбәсенә чыгу турында хәбәр килгән. янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләренең җитез гамәлләренә күрә зыян күрүче һәм һәлак булган юк. Казан гарнизонының янгын сүндерү төркемнәре янгын җәелүен тыеп тордылар. Янгынның гомуми мәйданы 600 кв. метр тәшкил итте.
Барлыгы янгынның нәтиҗәләрен бетерүгә 166 кеше һәм 42 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 108 кеше һәм 25 берәмлек техника тартылган. Сәгать 22:08 дә янгын сүндерү җитәкчесе ачык яну бетерелгәне турында хәбәр итте.
Йортта торучыларны “Татарстан” кунакхәнәсендә урнаштыралар, сәгать 23:20 гә 120 кеше, шул исәптән 4 бала, урнаштырылып кайнар ризык белән ашатылган.