ГТХМ үзеңне суыкта ничек сакларга икәнне искәртә

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Үтә суыну һәм туңуны булдырмас өчен кирәк булмаганда урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары урамда озак булуны булдырмаска һәм еракка барулардан баш тартырга.

Туңуның төп куркыныч факторлары: кысан һәм юеш кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, алкогольдән исерү, шулай да халсезләнү һәм чиктән тыш ару. Утә суынуны булдырмас өчен күп кат кием киегез, чөнки һава катлары җылыны саклый, аяк киеменә җылы олтыраклар салып киҗе-мамык оеклар киегез – алар аякларны коры килеш саклап юешне сеңдерә, суыкка җылы бяиләйләрсез, башлыксыз һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив селкенү кирәк.

Автомобильдә начар күренеш вакытында йөргәндә артык күченү һәм уздырулардан баш тартырга.

Кинәт туктауларны булдырмаска кирәк. артыгыздан бара торган автомобиль йөртүчеләрне искәртә торган сигнал бирер өчен туктау педаленә берничә тапкыр басыгыз. Мөмкин булганча юлга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүләрдән таш тартыгыз.

Йөртүчеләргә:

- автомобильнең техник хәленә, бигрәк тә туктау системасына, тәгәрмәч хәленә, игътибар итергә кирәк. Бөтен оптика эшләргә тиеш;
- салмак кузгалырга кирәк, түбән күчергечтә түбән әйләнешләрдә;
- хәрәкәт кызу булган урыннарда, мәктәпләр янында, тыкрыкларда, күперләрдә, шулай да борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән йөрергә;
- транспорт чараларыннан гадәттәгечә араны арттырып йөрергә, чөнки тайгак юлда туктау арасы бик каты арта;
- сул һәм уң тәгәрмәчләр өчен юлны юлның бертөрле өсте белән сайларга кирәк;
- күчергечне үзгәртер өчен машинаны юлның туры урыннарда гына кызулатырга;
- машина болгануны булдырмас өчен кинәт маневр ясамаска, туктатканда автомобильне болгый башласа, тиз генә туктатуны киметеп, рульне болганган якка әләндереп автомобильне турайтырга;
- автомобильне туктатыр өчен тизлекне киметергә, юлның туры һәм тигез урынында туктарга.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

- иркен, нык үкчәле аяк киемен кияргә;
- билгеләнгән җәяүлеләр күчү урыннарында гына юлларны аркылы чыгыгыз, начар күренеш һәм тайгак юл өсте аркасында йөртүчегә транспорт чараны туктатыр өчен күбрәк вакыт кирәк булганны истә тотыгыз;
- бара торган транспорт алдында юлны йөгереп чыкмагыз;
- егылганда травматологлар кулларны алга сузмаска, якка егылырга тәкъдим итәләр, бу авыр сынуларны булдырмас.

Нинди дә булса бәла килеп чыкканда сез һәрвакыт 112 бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына хәбәр итә аласыз. Чакырулар шәһәр һәм кесә телефоннардан тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-800-100-11-20

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 292-64-09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International