Татарстан коткаручылары Кырым Республикасы Бакчасарай районы торучыларына ярдәм итәләр

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Кырым федераль округында электр тәэмин итү белән бәйле гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү аркасында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә оператив штаб җәелдерелгән. Аның төп бурычы – Кырым кешеләренә ярдәм итү буенча гамәлләр координациясе. 3 нче декабрьдә иртән иртүк 20 тоннан артык авырлык йөк белән ГТХМ автоколоннасы Казаннан Кырым Республикасы Бакчасарай районына китте. ГТХМ ның гуманитар конвоена  2 200 км артык юл үтәргә туры киләчәк.

Россия ГТХМ мәгълүматлары буенча барлыгы 3 000 нән артык кеше һәм 1 000 берәмлектән артык техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 300 дән артык кеше һәм 55 берәмлектән артык техника (шул исәптән 2 һава судносы), авария-төзәтү һәм башка кичектергесез эшләрне үткәрергә тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International