Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 мәкаләсе нигезендә 2015 елның 2 нче октябрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эшкә алучылар берләшмәләренең координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде (алга таба – Килешү). Килешүнең 1 нче һәм 5 нче мәкаләсенә туры китереп, Татарстан Республикасы территориясендә эшли торган һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган бюджеттан тыш экономика секторы эшчесенең, уд биредәге вакыт эчендә эш вакыты нормасын тулысынча эшләп һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазифаларын) башкарып бетерсә, аның айлык хезмәт хакы 2 нче октябрьдән 7 309 сумнан ким була алмый.