“Кадак кагырга мы, вертолетны төзәтергә ме. Ул бөтенесен дә булдыра”, шулай итеп Россия ГТХМ Казан Эзләү-коткару отряды коткаручылары үзләренең хезмәттәшен сыйфатлыйлар. Юрий Елизаров 44 гомер елларының ярымын төрле һәлакәтләргә эләккән кешеләрне коткаруга багышлаган. Ул төрле гадәттән тыш хәлләрне һәм һәлакәтләрне бетерүгә 800 дән артык чыгыш ясаган, табигый зонада кешеләрне эзләү буенча эшләрдә 150 дән артык тапкыр катнашкан.
Елизаров ерак 1991 елда коткаручы булган. Казан Эзләү-коткару отрядының десант төркеме җитәкчесе. “Тормышыңда максат булу мөһим. Кешеләр яктан, эш турында бернәрсә дә белмичә килгәннәр иде, ләкин коллективка килеп кушылдылар, эшне тиешенчә кабул иттеләр һәм менә дигән белгечләр булып чыктылар”, - дип уйлый ул.