Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең сафлары яңа хезмәткәрләр белән тулыланды. Алар Россия ГТХМ ның югары уку йортларын яшь тәмамлаучылары. Кичәге курсантлар хезмәт итүгә бүленеш алдыннан бүген төп экзаменны үттеләр.
11 эчке хезмәт лейтенанты – Россия ГТХМ ның иң яхшы вузларны тәмамлаучылар – ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин рәислегендә булган аттестацион кадрлар комиссиясе утырган залга чакырганны дулкынланып көттеләр. Бу студентлар Россия ГТХМ Дәүләт янгын сүндерү хезмәте академиясен, Россия ГТХМ Санкт-Петербург Дәүләт янгын сүндерү хезмәте университетын, Россия ГТХМ Иваново Янгын сүндерү һәм коткару академиясен һәм Россия ГТХМ Дәүләт янгын сүндерү хезмәте Урал институтын бетергәннәр.