Чиләбедә XXIV Гамәли янгын спорт буенча Россия чемпионаты Татарстан Республикасы җыелма төркеменең берсүзсез триумфы белән үтте

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Июльнең 13 нән 18 нә кадәрь Көньяк Урал башкаласында гамәли янгын спорт буенча XXIV Россия ГТХМ Чемпионаты һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең (ВДПО) беренчелеге үтте. Берничә көн эчендә Россиянең иң көчле 18 төркеме тизлектә, көчтә һәм җитезлектә ярышты. Программалар биш төрле ярышлардан торган иде: 100 метр киртәле полосаны үтү, штурм баскычы буенча өйрәнү манарасының 2 нче, 3 нче һәм 4 нче катына менү (яшь группасыннан тора), янгын сүндерү ике төр ярышы, 4 х 100 метр янгын сүндерү эстафетасы, хәрби җәелдерү. Татарстан Республикасының җыелма төркеме, Чиләбе өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Башкортостан Республикасы һәм башка җыелма төркемнәрен узып, гомуми нәтиҗәдә беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International