Республикада “Боз өстендә сак булам” конкурсы старт алды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

2014 елның 13 ноябреннән 2015 елның 1 февраленә кадәрь республикада “Боз өстендә сак булам” балалар рәсем конкурсы үтә. Аны Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ Баш идарәнең Кече көймәләр дәүләт инспекциясенең бүлеге һәм ТР буенча РФ ГТХМ ККДИ Үзәге белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Конкурста катнашырга Татарстан Республикасының гомумбелем мәктәпләрнең башлангыч класс укучылары чакырыла.

Конкурста 1-4 класс укучыларының шәхси эшләренә катнашырга рөхсәт ителә. Ул өч этапта утә:

- мәктәп этабы;
- муниципаль этап – 2014 елның 15 ноябреннән 15 декабренә кадәрь;
- ахыргы этап – 2014 елның 15 декабреннән 26 декабренә кадәрь.

10 иң яхшы эшләрнең авторларына кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International