Сентябрь - ул уку һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү вакыты. Ел саен сентябрь аенда республиканың барлык мәктәпләрендә Балалар иминлеге айлыгы старт ала. Төп максат — балаларны һәм педагогларны гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эшләргә өйрәтү.
Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр һәм аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр, ашыгыч хезмәтләр чакыру номерларын кабатладылар, ут белән уеннарның нәрсәгә китерүе, утка тиешле игътибар һәм пөхтә мөнәсәбәт булмаса, нәтиҗәләрнең кайгылы булуы турында сөйләделәр.
Дәресләр ахырында янгын чыккан очракта гамәлләрне эшләп карау буенча практик уку эвакуацияләре үткәрелде.