Хисап чорында 54336 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 34916 вакыйга карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 73% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 27,4%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 26,8%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 23,7%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 3,9%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 2,1%, башка сәбәпләр аркасында-16,1%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 13 секунд тәшкил итте, белгечнең сөйләшү вакыты уртача 01 минут 18 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 160 консультация үткәргән, барлыгы психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча 291 чакыру килгән.