Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма командасы дөньяның иң яхшы капкачысы Лев Иванович Яшин истәлегенә багышланган көч структуралары командалары арасында мини-футбол буенча халыкара турнирда җиңүче булды. Ярышлар Казанда «Динамо» спорт комплексы базасында узды.