ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга
10 нчы октябрьдә Тәтеш педагогия колледжы белән үзара эш итү төркеме гадәттән тыш хәлләрдә саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә урта звеноның уникаль белгечләрен әзерли торган белем бирү йорты җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәл алдында коледжның материаль һәм техник базасы, яңа курсантларга бертуктамый профессиональ белем бирү, уку программалары, специаль әдәбият, видео материаллары, кадрлар сәясәте һәм күп төрле нәрсәләр турында мәсьәләләр фикер алышынды. 

Бүген бер “Казаноргсинтез” ААҖ цехның территориясендә Татарстан Республикасы буенча Янгынга каршы федераль хезмәтнең 5 нче отряды бүлекчәләренең 10 берәмлек янгын техникасыннан һәм 70 кешедән торган көчләрен һәм чараларын һәм шулай ук иң зур Россия химик оешмаларының берсенең авария-коткару бүлекчәләренең көчләрен һәм чараларын тартып олы масштаблы күрсәтмә өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләрне йөздән артык Казан янгын саклау гарнизоны янгын бүлек башлыклары карап торды. 

ТР буенча ПЧ-10 ОФПС-7 хезмәткәрләре янгын саклау бүлекнең ветеранын чакырып, Казан ш. №35 урта мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көнен оештырдылар. Бу әмәл Гражданнар оборонасы айлыгына багышланган. Шулай ук Казан ш. №35 урта мәктәпнең 2 нче “Г” сыйныфы укучылары өчен “Батырлык дәресе” үткәрелгән иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында психологлар эше киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең Кадрлар идарәсе хезмәткәрләре булган иде. Гадәттән тыш идарәчелеге вәкилләре министрлыкка күңелле миссия белән, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү вакытында күп тапкыр катнашкан һәм ГТХМ психологлары белән эшләгән социаль өлкәсендә Казан психологларына бүләкләр бирергә килде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,   электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәхү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кеше эзләү – 1 тапкыр, югалган балаларны эзләү – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International