Алда торган сайлауларны уздыру объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү - бу көннәрдә булачак сайлау участокларының урнашу урыннарын тикшерүче ГТХМ хезмәткәрләренең төп бурычы.
Яшел Үзән муниципаль районында сентябрь аенда 94 сайлау участогы ачылачак. Аларның янгын күзәтчелеге инспекторлары август ахырына кадәр тикшерергә тиеш. Хәзер ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре барлык мәктәпләрне, мәдәният йортларын, иҗат үзәкләрен планлы рәвештә йөреп чыгалар. Һәр объектта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык кирәкле документларны тикшерәләр. Инструктажлар үткәрү, янгын саклау системаларын эксплуатацияләү, автомат янгын сигнализациясенә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр, АЯХ эшкә сәләтлелеген тикшерү актлары.
Моннан тыш, сайлаулар башланганчы барлык җәлеп ителгән объектларда сайлау комиссияләре әгъзалары һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча өстәмә инструктажлар оештырылачак һәм үткәреләчәк, шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү планнарын өйрәнәчәкләр. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, территориаль сайлау комиссиясе рәисенә һәм прокуратурага янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу һәм профилактик визитлар үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат җибәрәчәкләр.
Резедә ЙОСЫПОВА