Игътибар! Казанда «Мин күкне сайлыйм!» исеме астында авиашоу үткәреләчәк. Бу көнне Казансу елгасы участогында кече судноларны куллану тыела.

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 августында " Мин күкне сайлыйм!» авиашоу вакытында Идел, Казансу елгаларының су акваторияләре файдаланылачак. Кешеләр тормышы иминлеген тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.07.2021 ел, №526 карары белән, 2021 елның 7 августында 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кече үлчәмле судноларда, шулай ук гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрдә, Казансу елгасы участогында Кремль дамбасыннан «Миллениум» күперенә кадәр бару тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International