Халык арасында янгын куркынычсызлыгы профилактикасы дәвам итә

21 май 2020 ел., пәнҗешәмбе

Янгын профилактикасының асылы хуҗалык эшчәнлеге объектларын янгыннардан саклауны тәэмин итә торган күп кенә оештыру һәм инженер-техник чараларны тормышка ашырудан гыйбарәт. Ил масштабында үткәрелә торган бөтен янгын-профилактик эшнең төп максаты – торак пунктларда, кешеләр туплана торган урыннарда, хуҗалык итүнең барлык объектларында, янгынга каршы нормаларны һәм таләпләрне тиешенчә үтәү исәбенә янгын куркынычсызлыгын саклау.

Май ае һава торышы үзенең тотрыксызлыгы белән шаккатырудан туктамый. Торак фондта янгыннарны кисәтү максатыннан Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе территориясендә рейд үткәрде.

Профилактик рейдның максаты - язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгыннарның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында гражданнарны үз вакытында кисәтү. Чара барышында ГТХМ хезмәткәре гражданнар белән әңгәмәләр үткәрде һәм гражданнарның шәхси куркынычсызлыгы гына түгел, күршеләренең иминлеге дә бәйле булган киңәшләр бирде. Халыкның игътибары шулай ук газ, электр приборларын һәм шәхси мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә тукталды. Шулай ук балаларны олылар караучысыз калдырмаска киңәш ителде.

Куркынычсызлык кагыйдәләре яхшырак истә калсын өчен, барлык инструкцияләнүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар, анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру тәртибе җентекләп тасвирланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International