Россия – АСЕАН саммитын уздыру вакытында Казансу елгасы участогында кече суднолардан файдалану тыела

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Казан шәһәрендә Россия – АСЕАН саммитын уздырганда кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2026 елның 17 июнендә 00:00 сәгатьтән 19 июнендә 24:00 сәгатькә кадәр 3 нче транспорт дамбасыннан Киров дамбасына кадәр Казансу елгасы участогында кече суднолардан файдалану тыелган.

Әлеге карар белән билгеләнгән тыюны үтәү максатларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе көчләре һәм чаралары акваториядә көчләр һәм чаралар дежурлыгын тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International